Мәҗбүри белән ихтыяри арасы: татар теле алга таба ничек укытылачак?

2022 елдан татар теле һәм әдәбияты, дәүләт теле буларак, укыту планының мәҗбүри  өлешенә кертеләчәк. Мәгариф хезмәткәрләренең Актанышта узган республика август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  әнә шулай диде. Бу  – барлык укучылар да татар телен өйрәнергә тиеш дигән сүзме? «ВТ» хәбәрчесе әлеге яңалыкның нечкәлекләрен белеште.

Туган телне күздә тотасы!

Президент Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне күздә тотарга кушты. «Татарстан халыклары телләре турындагы закон нигезендә дәүләт телләрен тигез дәрәҗәдә куллануны тәэмин итүегезне сорыйм. Мәктәпкәчә белем бирүгә аерым игътибар итеп, туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне оештыру мәсьәләсен шәхси контрольдә тотарга кирәк», – диде ул. Мәгариф һәм фән министрлыгына  федераль үзәк белән эшне дәвам иттерергә, туган телдә яңа дәреслекләр әзерләү һәм гамәлгә кертү эшен көчәйтергә, тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүне оештырырга кирәк булачак.

Киңәшмәдә министр  татар теле һәм әдәбияты буенча программаларның федераль исемлеккә кертелүен, татар теле һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр, «СберКласс» платформасында электрон төбәк контенты эшләнүен, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән милли уку йортлары өчен грант системасы гамәлгә куелачагын белдерде.

Татар теле руска да, чуашка да мәҗбүриме?

Милли мәгариф өчен күңелле яңалык булса да, нигә безгә татар теле, диючеләргә тагын баш кашырга туры килмәсме? Башка милләт балаларына таләпләрне йомшартачаклармы?

– Татар теле, туган тел буларак, болай да уку планының мәҗбүри өлешендә иде. Татар милләтеннән булган укучылар да, татар телен өйрәнергә теләгән башка милләт вәкилләре дә аны  бүген туган тел буларак укыйлар. Аттестатка  «туган тел – татар теле» дип языла.  Менә монда сорау килеп туа да инде.  Ул бит күпләр  өчен туган тел түгел. Ни өчен дәүләт телен мәҗбүри өлешкә кертергә? Әти-әниләр хәзер «Туган тел һәм әдәбият» предметы өлкәсендә туган тел яисә Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак – татар телен һәм туган тел буларак – рус телен, ә милли уку йортларында чуаш, удмурт, мари, мордва телләрен сайлый ала. Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар теле дә әти-әни гаризасы буенча сайлап алына. Дәреслекләр дә үзгә. Татар балалары татар телен – туган тел, башка милләт балалары дәүләт теле буларак өйрәнәчәк.  Татар теле барлык балаларга да мәҗбүри дигән сүз түгел, – дип аңлаттылар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсендә.

Белгечләр әйтүенчә, татар теле һәм әдәбияты  укытучылары җитә, бу  яктан проблема юк. Татар теле укытучыларын Алабуга, Чаллы уку йортлары, КФУ әзерли. Ике һәм күптелле мәктәпләр өчен мөгаллимнәрне КФУда укыталар. Быел һөнәри уку йортларына керүчеләр саны бермә-бер арткан. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Минзәләдәге көллиятләрдә  берәр  башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр төркемнәре булдырылган.  Шулай итеп, 225 студент татарча белем алачак. Мондый төркемнәр  Чаллы, Түбән Кама, Казан көллиятләрендә тәүге тапкыр ачыла. Дәреслекләр буенча да кытлык юк. Быел мәктәпләргә 1–2 сыйныф укучылары өчен яңа буын дәреслекләр кайтты.

Казандагы 149 нчы лицейның татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Ханә  Сөләйманова башта, хакмы икән соң инде бу, дип аптырап калды.

– Әгәр чыннан да шулай булса, бик сөенәм. Хәзерге вазгыятьтә бик ышанып кына бетә алмыйм әле. Дәүләт  тарафыннан туган телгә игътибар бирелмәгәндә, ул гаилә теле булып кына кала икән, тел сакланмый. Миңа мәктәпләрдә туган тел сәгатьләренең кимүе бик  авыр тәэсир итте. Озак еллар мәктәптә эшләүче укытучы буларак, нык  борчылдым. Бөтен  эшләгән эшем юкка чыккан кебек  булды, – ди Ханә  Сөләйманова. – Соңгы вакытта мәчетләрдә дә өлкәннәр өчен татар теле курслары  үткәрәләр. Күп әти-әниләр татарча  белми бит. Шуның өчен гаиләдә балалар да туган телдә сөйләшми. Өйдә кызыксынгач, балалар да әти-әнисеннән калышмый. Татар мәктәбендә белем бирәм. Татар теле атнага – 3 сәгать, 10–11 сыйныфта  2 сәгать керә.  Шуның берсе – әдәбият. Кайбер мәктәпләрдә югары сыйныфларда бөтенләй укытылмый. Бер елны белгечләрне эшкә татар телен белүенә карап ала башлаганнар иде.  Моның  файдасы бар. Телнең киләчәге булса, аны дәүләт якласа, чит милләт вәкилләре дә   өйрәнүдән баш тартмаячак дип уйлыйм. Киресенчә, рус милләтеннән булган укучыларым арасында: «Татарчаны ныклап өйрәнәсем килә. Татарча белмәгәч, апам дәрәҗәле эшкә урнаша алмады», – дип әйтүчеләр дә булды. Әлбәттә, укытучы, җитәкчедән дә күп нәрсә тора. Укытучының кызыксындыра белүенә дә бәйле. Безгә татарча белмәгән балалар да килә. Директорыбыз, без татарча укытабыз, дип алдан кисәтеп куя. Шуннан соң инде әти-әниләр, рус төркемнәренә күчерик, дип йөрмиләр. Бергәләп эшләргә кирәк.

Казандагы «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдиновның да фикерен дә белештек.

– Туган тел һәрвакыт булырга тиеш. Дөресен әйткәндә, без татар телен укытуны беркайчан да туктамадык. Ул бездә һәрвакыт, дәүләт теле буларак, барлык укучыга да укытыла.  Бу – безнең шәхси карашыбыз. Татарстанда яшәп,  татарча белмәү мөмкин түгел. Рус  балалары өчен  атнага  ким дигәндә, 3 сәгать каралган. Без аларга татар телен  туган тел кысасында укытмыйбыз. Телне дөрес укытырга, ул  рус  балаларына җәфа булмаска, ә бер мавыктыргыч дәрес булырга тиеш. Татар теле балаларына ким дигәндә, 5 сәгать керә. Әти-әниләр, дәү әниләр, укытучылары өчен татар теле курслары да уздырабыз, – диде Айдар Шәмсетдинов.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Мәҗбүри белән ихтыяри арасы: татар теле алга таба ничек укытылачак?” язмасына фикерләр

  1. Билгеле, бу бик зур шатлык. Татарстанда яшэп татар телен белмэу, колке бит, минемчэ. Кеше уз тирэлегегдэге телне белергэ тиеш дип уйлыйм мин.

Фикер өстәү