Татарстан кызы махсус операциядә катнашучы әтисенә багышлап җыр язган

Татарстанда махсус операциядә катнашучы батальоннарга багышлап җыр язганнар.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Райна Сабированың әтисе «Алга» батальонында хезмәт итә. Кыз әтисенә һәм  Татарстан батальоннарына багышлап «Алга Тимер»  дигән җыр язган.

Трекны ул әтисе Альфред Сабировның туган көнендә тәкъдим иткән. Әтисе кызына җырның батальон гимны булачагын вәгъдә иткән.

«Мин бу максатыма бер ай бардым. Бу җырны язу һәм чыгару тарихы бик зур! Дулкынландыргыч булды, ләкин шул ук вакытта аны язу кызык та иде. Җырны иҗат итүнең инициаторы — әтием Сабиров Альфред, ул  минем ярдәмчем, терәгем, җанымның бер өлеше, минем барлыгым. Әгәр дә ул булмаса, мин мондый җитди адым ясарга икеләнер идем», — дигән кыз шәхси битендә.

Җырны моннан тыңлый аласыз.


Фикер өстәү