Рәҗәб ае башланды. Аны ничек уздырырга?

23 гыйнварда Рәҗәб ае башланды. Рәҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Рәҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, – диелгән. Шул рәвешле, Рәҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Рәҗәб аенда Раббыбызның зур бәрәкәтләре белән тулган ике мөбарәк кичә бар.

26-27 гыйнвар – Рәгаиб кичәсе. Өч изге айның беренчесе булган рәҗәб аеның 4-5нче көннәре. Бу кичәдә Рәсүлулланың атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр. Дини китаплардан күренүенчә, бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туачагы тәгаен билгеле булган кич.

17-18 февраль – Миграҗ кичә­се, рәҗәб аеның 26-27нче көннәре. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибә­релгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд сал­ләллаһу галәйһи вә сәлләм­нең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгам­бәребез салләлла­һу галәйһи вә сәлләмне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгам­бәрләр белән күрештереп, исәп­сез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәре­без сал­ләллаһу галәй­һи вә сәлләмгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча бу кичәдә Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.


Фикер өстәү