Татарстанда квартирант риелторны балта белән чабып үтергән

Казанның Әхмәтҗанов урамындагы фатирда булган коточкыч фаҗиганың нечкәлекләре билгеле булды. 25 гыйнварда бер фатирда бите һәм муенында күп санлы яралар белән 24 яшьлек риелторның мәете табылган иде.

Җинаять кылуда шикләнеп, Питрәч районында яшәүче 34 яшьлек ир тоткарланган, ул зыян күрүчедән арендага фатир алган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, үтерелгән ир риелтор булып эшләгән һәм шикләнелүче яшәгән фатирны сатарга ниятләгән, әмма тегесе китүдән баш тарткан. Фаҗига буласы көнне күчемсез милек сату буенча белгеч чираттагы тапкыр фатирны бушатуны таләп иткән. Низагка кергән ирләр сугышканнар. Ярсыган квартирант балта табып, шуның белән риелторга бик күп тапкыр суккан һәм җинаять урыныныннан качкан, дип хәбәр итә Татарстан булганча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү