Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда ковидка бәйле вазгыять аеруча зур борчу тудыра

Шулай ук Оренбург өлкәсе һәм Башкортстанда да хәлләр шәптән түгел.

Татарстан, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан белән беррәттән, коронавирус инфекциясе бик нык колач җәйгән төбәкләр исемлегенә кергән. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавируска каршы көрәш буенча координация советы утырышында белдергән.

– Төрле төбәкләрдә хәлләр – төрлечә. Идел буе төбәгендә: Оренбург өлкәсендә, Татарстан, Башкортстанда бигрәк тә зур киеренкелек урнашты, – дигән министр.

Аның әйтүенчә, соңгы вакытларда каты чирләүчеләр арасында 20 яшькә кадәргеләр саны арта. Мурашко басым ясап әйткәнчә, хәзер Россиядә прививка ясау пунктлары – җитәрлек санда, шул ук вакытта вакцинага да бернинди кытлык юк.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова китереп үткән мәгълүматларга караганда, Россиянең 77 төбәгендә коронавирусның көчәюе теркәлгән. Бары тик сигез субъектта гына хәлне тотрыклы дип бәяләргә мөмкин. Шул ук вакытта узган атнада авыру йоктыручыларның 33 проценты Мәскәү төбәгенә һәм Санкт-Петербургка туры килә.


Фикер өстәү