Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Татарстан Иҗтимагый палатасында “туры элемтә” оештырыла

14 октябрь көнне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында “Халык санын алу турында нәрсәләрне белмисез әле?” дигән темага “Туры элемтә” уздырыла. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.

Барыбызга да мәгълүм булганча, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу үткәрелә. Әлеге бик зур чара алдыннан Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Вячеславовна Гатауллина республикада яшәүчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Мөрәҗәгатьләр 14 октябрьгә кадәр Татарстан Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) аша яки 14 октябрьдә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә “Туры элемтә” телефоны (8(800)350-44-72) аша кабул ителә. Чара түбәндәге адрес буенча уздырыла: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, 136нчы бүлмә.


Фикер өстәү