Өлкән буынга медицина ярдәме һәм социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли

6 май көнне 10.00-12.00 сәгатьтә Татарстан Иҗтимагый палатасында “Өлкән буынга медицина ярдәме һәм социаль ярдәм күрсәтү” дигән темага “кайнар линия” эшлиячәк.

Өлкәннәрнең гомер озынлыгын арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту, аларга социаль хезмәт күрсәтү, гериатрия ярдәме системасын үстерү дәүләт сәясәте булып тора.

Республикада яшәүчеләрнең сорауларына Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре, Татарстан Иҗтимагый палатасының Сәламәтлек саклау һәм экология комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Иҗтимагый палатаның “кайнар линия”сенә 6 май көнне 10.00-12.00 сәгатьтә 8(800) 350-44-72 телефоны аша шалытартырга мөмкин.

Мөрәҗәгатьләр шулай ук 6 майда 12.00 сәгатькә кадәр Иҗтимагый палатаның интернет-кабул итү бүлмәсе аша (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) кабул ителә.


Фикер өстәү