«ВТ» язылучылары арасында бүләк уйната: тандыр белән казан кемнеке булыр?

Дуслар, «Ватаным Татарстан» язылучылары арасында ай саен бүләк уйната! Май аенда язылучыларыбыз тандыр һәм әфган казаны ота алачак.

Аларда пешкән ризыкларның тәмлелеген аңлатып тору кирәк түгелдер. Нәрсә пешерсәң дә, телеңне йотарлык була!

Бүләк отуның шартлары бик гади. Газетага язылырга һәм квитанциягезне почта яки ватсап аша безгә җибәрергә генә кирәк.

2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу бәясе:

📫П2435 индексы буенча (атнага бер килә) – 488 сум 10 тиен

📫П2409 индексы буенча (атнага дүрт килә) – 1099 сум 32 тиен.

Бүләкне алу шартлары бик гади:

✅ «Ватаным Татарстан» газетасына 6 айга язылырга

✅ Язылу квитанциясен безгә җибәрергә: «Ватсап» (89179270040) яки почта аша (420097, Казан шәһәре, Академия урамы, 2 нче йорт, «ВТ» газетасы редакциясе), яки электрон адреска: info@vatantat.ru
Газетага әлеге сылтама буенча язылырга мөмкин.

Җиңүче жирәбә юлы белән ачыкланачак. Квитанцияләр 2022 елның 8 июненә кадәр кабул ителә, бүләк 9 июнь көнне уйнатылачак.

Бәхетегезне сынап карагыз, кадерле укучыларыбыз!

 


Фикер өстәү