Шпинатның матурлыкны һәм яшьлекне саклауга ярдәм итүен ачыклаганнар

Диетолог Гинзбург картаймас өчен шпинат ашарга киңәш иткән.

Шпинатны даими куллану матурлык һәм яшьлекне озаграк саклауга ярдәм итә. Бу хакта табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург белдергән.
Аның әйтүенчә, шпинат яфраклары кальцийга һәм С витаминына бай. Болар организмда коллаген эшләп чыгарылуны көчәйтеп, тән тиресен шомарта. Яшел тәмләткеч шулай ук А витаминына бай. Монысы да тән тиресенә уңай йогынты ясый.

“Шпинат тән тиресе күзәнәкләрен яңарту өчен чиктән тыш мөһим фолий кислотасы чыганагы да булып тора. Әлеге матдә организмыбызны яшәртә, ә аның җитмәве азканлылыкның авыр формаларына китерергә мөмкин”, – дип сөйләгән Гинзбург “Россия1” телеканалы эфиры аша.

Шпинат шулай ук кан тамырларын, организмның сөяк тукымасын ныгытуга ярдәм итәргә мөмкин. Ә андагы К витамины атеросклероздан кан тамырларына зыян килүгә комачаулый, дигән табиб-диетолог.

Моңа кадәр табиб-терапевт Олег Абакумов тән тиресен яшәртү өчен кара төстәге җиләк һәм антиоксидантлар, витаминнарга бай чикләвек ашарга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, бу продуктлар тән тиресен әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысыннан саклый, шулай ук җыерчыклар зыян китергән күзәнәкләрне яңартуга ярдәм итә.


Фикер өстәү