Казан шәһәре филармониясе артистлары “Казан хәзинәләре” дигән тарихи тамашага чакыра

6 май, 4 һәм 11 июнь көннәрендә “Чулпан” концерт залында, Бөек күченү чорыннан алып, заманча Казанга кадәр, татар халкы тарихына багышланган шоу-спектакль булачак.

Тамашада атаклы “Казан” бию ансамбленең 50дән артыграк артисты һәм Казан шәһәре филармониясенең әйдәп баручы солистлары катнаша. Шоу өчен 500 дән артыграк кием тегелгән. Киемнәр үзләренең төрлелеге һәм зәвыклылыгы белән тамашачыны әсир итеп, халыклар мәдәниятен бөтен тулылыгы белән чагылдыра. Татар халкының милли музыка коралы – курайда уйнаучы егет һәм татар халкының яңарышын, ныклыгын гәүдәләндерүче яшел сабак образы тамашада “кызыл җеп” булып сузылган. Аны оештыручылар хронологик вакыйгаларны дөрес итеп торгызу һәм алардан файдалану өчен тарих, мәдәният эшлеклеләре белән берлектә зур эш башкарган.

Тамашаны һәркем барып күрергә тиеш!

Тарихи шоу “Чулпан” концерт үзәгендә үткәрелә. Адресы: Җиңү проспекты, 48а (“Җиңү проспекты” метро станциясе).

Башлана: 6 май көнне 19.00 сәгатьтә, 4 һәм 11 июнь көннәрендә – 18:00 сәгатьтә.

Режиссер-куючы:

Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Архипов (Мәскәү ш.)
Идея авторы: Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова.

Балетмейстерлар:

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хәмидуллин,
Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова.


Фикер өстәү