Табиб кан басымын ничек көйләргә икәнлеген әйтте

Белгеч кан басымы югары булган очракта, табибка күренеп, кандагы кальций, магний һәм калий күләмен тикшертү өчен анализлар тапшырырга киңәш иткән.

Артериаль кан басымын көйләү өчен канда кальцийга, магний һәм калийга кытлыкны юк итәргә кирәк. Табиб-диетолог Джулия Зумпано “Health” басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән, дип яза “KazanFirst”. Белгеч әйтүенчә, кальций сөякләргә генә түгел, бәлки кан тамырлары кысылу һәм киңәюгә дә йогынты ясый, шулай ук йөрәк мускуллары кыскаруда катнаша. Әлеге минералның җитмәве йөрәкнең көйсезләнүенә һәм кан басымы “уйнауга” китерергә мөмкин.

Кан басымын көйләүнең икенче ысулы – калий һәм магний куллануны арттыру. Зумпано аңлатып үткәнчә, калий, бөер, йөрәк, нерв системасы һәм мускулларны кертеп, организмның дөрес эшләве өчен кирәк. Калийның җитмәве, бигрәк тә натрийны кирәгеннән артык күп кулланганда, кан басымы күтәрелүгә китерә. Магний да йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Аның җитмәве аркасында да кан басымы күтәрелә.

Зумпано, кан басымы югары булганда, табибка күренеп, кандагы кальций, магний һәм калий микъдарын тикшертү өчен анализлар тапшырырга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, бу минералларны ризык аша кертү әйбәт. Шул ук вакытта кайбер очракларда өстәмәләр дә кулланырга кирәк. Әмма аларны табиб билгеләргә тиеш.


Фикер өстәү