КФУ галиме Татарстанда бураннарның кайчан туктаячагын әйткән

Республикага “Ольга” циклоны ябырылган. Бер тәүлек эчендә Татарстанда норманың дүрттән бер өлеше күләмендә кар яварга мөмкин.

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә кар-буранның күпмегә сузылачагын аңлаткан.
Метеоролог әйтүенчә, хәзерге вакытта республика Төньяк Атлантикадан үтеп кергән һава агымы йогынтысында калган. Россиянең бөтен Европа территориясендә шундый һава күзәтелә. Әмма циклон көнчыгышка таба юнәлеш алган инде. Димәк, шушы көннәрдә кар туктаячак һәм суытачак, дип билгеләп үткән Переведенцев.

“Әмма киләсе атнадан Атлантикадан җылы һава дулкыны кереп, янә кар явуга китерергә мөмкин”, – дип кисәткән синоптик.

Сүз уңаеннан, атна ахырында Татарстанда төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -20 градуска кадәр төшәчәк.


Фикер өстәү