8 Мартта Татарстанда һава торышының ничек булачагын әйткәннәр

Ял һәм бәйрәм көннәрендә суыта. 8 һәм 9 мартта көндезге сәгатьләрдә урыны белән аз гына кар явачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Ттатар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дигән.

“Кояшлы һәм җылы һаваны шактый ук салкынча һава алыштырачак. Казанда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Кар булырга мөмкин. Хәзерге вакытта һава температурасы нормага якын. Якындагы көннәрдә суыта. 8 һәм 9 мартта аз гына явым-төшемле, салкынча һава көтелә”, – дип билгеләп үткән ул.

Алдагы ялларда алмашынучан болытлы һава көтелә. 8 мартта тәүлеклек уртача температура нормага якын булса, шимбәдә кичен акрынлап суытачак һәм шимбәдән якшәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк.

Хәзерге вакытта тәүлеклек уртача температура нормасы -6…-7 градус тәшкил итәргә тиеш.


Фикер өстәү