Декабрьдә һава торышының нинди булачагын фаразладылар

Атна азагына кадәр кар явачак. Аннары кабат суытачак. Синоптиклар бу көннәргә әнә шундый һава торышы вәгъдә итә. Белгечләрнең фаразларына ышансаң, декабрь бураннарга да бай булачак.

Билгеле булганча, бу көннәрдә Мәскәү карга күмелде. Белгечләр ил башкаласында соңгы җитмеш ел эчендә иң көчле явым-төшем буласын фаразлаган иде. Татарстанга бу циклонның «койрыгы» гына эләгер дип фаразлый синоптиклар. Анысы да, нигездә, Казанга туры киләчәк. Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, ай дәвамында циклоннар еш күзәтеләчәк. Декабрьдә бураннарның күп булачагы да әнә шуның белән аңлатыла. «Балкан ярымутравыннан килгән циклон безгә дә кагылып китәчәк. Атна азагына кадәр кар явачак, 10 мм явым-төшем көтелә. Аннары кабат суытачак», – диде ул журналистлар белән очрашуда.

Белгечләр узып баручы елның һава торышын «холыксыз» дип бәяли.  Хәтерләсәгез, ел башы зәмһәрир суыклар белән башланып китте. Ул хәтта метеокүзәтүләр тарихындагы иң салкын ун кыш арасына кертелгән. Быел җәй дә, гадәттәгедән аермалы буларак, дүрт айга сузылган. «Быелгы җәй гадәттәгедән 21 көнгә озаграк булды. Җылылык җитәрлек булса да, явым-төшемгә кытлык булды. Уңыш өчен иң кирәк чакта яңгыр булмады. Аның каравы быелгы ноябрь бу яктан рекорд куйды. Шушы бер ай эчендә республикада 95 мм явым-төшем теркәлде. Соңгы тапкыр ноябрь аенда мондый рекорд 2002 елда куелды. Ул чакта явым-төшем күрсәткече 107 мм булган иде», – дип сөйләде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Синоптиклар быелгы декабрь гадәттәгедән күпкә җылырак булачак, дип ышандыра. Уртача тәүлеклек температура 9 градуска югарырак булыр дип көтелә. Декабрьнең икенче яртысында көннәр суытачак. Шулай да быел кышын көчле салкыннар көтелми, дип фаразлый белгечләр. Сүз уңаеннан, синоптиклар һаваның елдан-ел җылына баруын искәртә. Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, соңгы 120 ел эчендә һаваның уртача температурасы 1,1 градуска күтәрелгән. «Бу – бик зур күрсәткеч», – ди белгеч.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү