Быелгы кыш нинди булачак? Галимнәр һәм халык синоптигы ФАРАЗЛАРЫ

Ноябрь башыннан бирле республикада аномаль җылы һава торышы сакланды. Уртача һава температурасы нормадан 7–8 градуска югарырак иде. Әмма атна ахырына көннәр кисәк кенә суытып куйды. Чиләкләп яңгыр койды, давыл котырды. Күп кенә җирлекләрдә көчле җил түбә калайларын каерды. Давыл вакытында Биектау районының Айбаш авылында хәтта мәчет манарасы җимерелеп төште.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең һава торышын фаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина һава торышының болай кисәк көйсезләнүен республикада циклон алышыну нәтиҗәсе дип атый. «Моңа кадәр төньяк киңлекләрдә төньяк атлантик циклон хакимлек итте. Алар салкын һавага үтеп керергә ирек бирмәде. Шул рәвешле бездә һава аномаль җылы торды. Хәзер исә Татарстан аша салкын атмосфера фронты уза», – ди белгеч.

Кичә республикада кар яуды. Урыны белән буранлап та алды. Атна башыннан республикада һава температурасы 5-7 градуска кадәр түбән төште. Синоптиклар бүген явымсыз, салкынча һава торышы вәгъдә итә. Республикада уртача 4–87 градус салкын булачак. Юлларда – бозлавык, дип кисәтә алар.

Синоптиклар фаразлавынча, якын арада көннәр кабат җылытып алачак әле. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, кышка кергәндә елның-елында күзәтелә торган гадәти күренеш бу.

– Без кышка керергә әзерләнәбез. Климатик чикләр буенча ул 1 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Күпьеллык күзәтүләр буенча, шушы 19–21 ноябрь аралыгында тәүлеклек уртача температура –5 градустан да түбәнәя, җиргә кар ята. Күреп торабыз: быел октябрь аномаль җылы булды. Явым-төшем дә нормадан ике тапкыр күбрәк яуды. Шуңа күрә бүгенге салкын көннәр – вакытлы күренеш. Якын арада көннәр тагын җылытып алачак әле, – ди Юрий Переведенцев.

Белгечләр ноябрь азагында кар ятачак дип ышандырса да, Балтач районының Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир Шәрәфиев башка фикердә. Чын кыш декабрьнең беренче ункөнлегендә  генә җитәчәк, дип фаразлый ул.

– Ноябрь аенда көннәрнең болай җилләп-давыллап суытканы юк иде. Кыш килде, дип сөенергә иртәрәк. Быел чын кыш агачлар сарысын чыгаргач – декабрьнең беренче ункөнлегендә җитәр. Ник дигәндә, быел яз да, җәй дә, көз дә ике атнага соңарып килде, – ди Әмир абый.

Быелгы кыш узган елгысыннан салкынрак булачак, дип фаразлый ул.

– Узган ел бездә кыш көне терекөмеш баганалары 30 градуска кадәр дә җитмәгән көннәр күп булды. Быел кыш салкынрак булачак. Әмма аномаль, зәмһәрир салкыннар көтелми. Декабрьдә кыска вакытлы салкын көннәр булса да, кышның беренче ае, нигездә, җылы киләчәк. Чын кышкы суыклар искечә яңа елдан соң башланачак, – дип фаразлый Әмир Шәрәфиев.

Һава торышындагы үзгәрешләргә бәйле кешеләргә бу көннәрдә сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Казан шәһәренең 3 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Гөлия Гыймадиева бу чорда хроник тын юлы, аутоиммун, нерв, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, астмадан интеккән, инфаркт, инсульт, коронавирус кичергән кешеләргә, җитлекмичә туган балаларның сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.

– Һава торышындагы үзгәрешләргә бирешмәс өчен, иң беренче чиратта, имунитетны ныгытырга кирәк. Туклануга да игътибар итү зарур. Ашаган ризыгыбыз организмга кирәкле витамин һәм микроэлементларга бай булырга тиеш. Авыр эшкәртелә торган, майлы ризыклардан баш тарту хәерле. Ник дигәндә, һава торышы үзгәргәндә, ашказаны эшчәнлеге сүлпәнләнә. Мондый көннәрдә авыр физик эшләрне дә читкә куеп торырга кирәк. Йокыгызны туйдырыгыз. Организмыгыз ял итсен, – ди табиб. – Психологик яктан ял итү дә мөһим. Юк-барга борчылмаска, интернет, телевизордан начар яңалыклар тыңламаска тырышыгыз. Ник дигәндә, һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешеләрнең бу чорда кәефләре төшенке була. Хәлне тагын да катлауландырырга кирәкми. Начар гадәтләрдән вакытлыча булса да баш тартып тору, көн буена тиешле күләмдә чиста су эчү, контраст душ керү дә һава температурасы сикерешләрен җиңелрәк уздырырга ярдәм итәчәк. Чамагыз булса, мондый көнне күбрәк саф һавада йөрү яхшырак, билгеле. Саф һава организмны кислородка баета, аппетитны ача. Хәрәкәт тә файдага гына».

Ноябрь аена халык сынамышлары

17 ноябрьдә җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.

19 ноябрьдә кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне җил әсәре дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

20 ноябрьдә боз катса, димәк, башка җылытмый.

21 ноябрьдә җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

24 ноябрьдә суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.

27 ноябрьдә болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

28 ноябрьдә яткан кар язга кадәр эреми.

29 ноябрьдә юеш кар – буранга.

30 ноябрьдә көн кояшлы икән, кыш кояшлы көннәре белән әллә ни сөендермәс.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү