Казанда ир белән хатын сөрем газы белән агуланып үлгән

Казанның Короленко урамындагы фатирларның берсендә сөрем газы белән агуланып бер ир белән хатын үлгән. Аларның мәете 6 декабрьдә табылган. Хәзер әлеге факт буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитетының фаразлары буенча, ир-ат белән хатын-кыз 4 декабрьдә үлгән. Хәзер фаҗиганың сәбәпләре ачыклана, — дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.


Фикер өстәү