Бу атнада Татарстанда һава торышының ничек булачагын әйткәннәр

Татарстанда атна ахырына кадәр әбиләр чуагы дәвам итәчәк. Бу чорда тәүлеклек уртача температура нормадан 4-5 градуска югары булачак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Казанга һәм Татарстанга алтын көз килде. Норма буенча, хәзер тәүлеклек уртача температура 9 градус чамасы тәшкил итәргә тиеш. Ә чынында у 4 градуска югарырак. Россиянең Европа территориясендә бик көчле антициклон хөкем сөрүгә бәйле бу. Болытлар юк, шуңа күрә көндез һава нык җылына”, – дигән ул.
Сентябрь аенда, корылыкның озакка сузылуы сәбәпле, янгын куркынычы нык арткан. Переведенцев басым ясап әйткәнчә, КФУ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, бу айда Казанда явым-төшем айлык норманың нибары 20 проценты чамасын гына тәшкил иткән, ә ай инде узып бара.

Профессор сүзләренә караганда, республикада 2015 елда да сентябрь ае шулай җылы килгән. Ул чагында 25 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы, соңгы 25 елда рекорд куеп, 25 градуска кадәр күтәрелгән. Синоптиклар фаразы буенча, бүген Казанда әлеге рекорд тагын яңарырга мөмкин. Ә менә 1976 елда бу көндә -2,6 градус салкын булган.

Әлегә исә Татарстанда әбиләр чуагы дәвам итә. Переведенцев әйтүенчә, быел ул нык сузылган. Узган елларда исә мондый һава торышы 1-2 көнгә генә сузылган.


Фикер өстәү