Бөгелмәдә махсус хәрби операциядә һәлак булган Илдар Булатовны җирләгәннәр

Бүген – 25 сентябрьдә көндезге сәгать 1дә Бөгелмә шәһәре үзәк мәчете янында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган рядовой Илдар Гаяз улы Булатов белән хушлашу матәме узды, дип яза “Бугульминская газета”.

Контракт буенча хезмәт иткән хәрбинең 15 сентябрьдә һәлак булуы турында хәбәр Бөгелмә хәрби комиссариатына 22 сентябрьдә алынган.

Рядовой Илдар Гаяз улы 1966 елның 16 сентябрендә Лениногорск шәһәрендә туган. Аның ничек үлүе турында әлегә мәгълүм түгел. Башлангыч мәгълүматларга караганда, хәрби Запорожье өлкәсенең Вербовое торак пункты тирәсендә бик каты яраланып һәлак булган.


Фикер өстәү