«Бугульминская газета»ның элеккеге баш мөхәррире Владимир Изергин 23 ноябрьдә 70нче яшендә вафат булган, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
«Ул Кировта хастаханәдә ята иде. Владимир коронавирус белән авырый, шулай ук йөрәге белән дә проблемалар бар иде», — дип хәбәр итте туганнары.
Журналистны Нократ Аланында соңгы юлга озатачаклар.
Владимир Изергин 1993 елдан бирле «Бугульминская газета»да эшләгән. 2004 елдан 2014 елга (лаеклы ялга чыкканчы) кадәр газетаның баш мөхәррире булган.