1966 елның 22 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туа. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1987–1990 елларда – Төмән өлкәсенең Акъяр авылында укытучы. 1990–1993 елларда – «Татарстан яшьләре» газетасында бүлек мөдире. 1993–1994 елларда – Чаллы төбәге буенча «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе. 1994–1995 елларда – Чаллы шәһәре хакимиятенең матбугат үзәгендә баш белгеч. 1995–1998 елларда – «Аргамак» журналының баш мөхәррире. 1999–2004 елларда – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә бүлек мөхәррире, 2004–2007 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасында баш мөхәррир урынбасары. 2007 елда «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире. 2008–2014 елларда – «Татмедиа» ААҖ филиалы «Шәһри Казан» газетасы директоры. 2014 елда – «Ватаным Татарстан» газетасының абунә бүлеге мөхәррире урынбасары.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Без бергә» (2014), «Дөнья дилбегәсе кем кулында?» (2006) китаплары авторы.