Казанда Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы уңаеннан Халыкара семинар узды

Татарстан Фәннәр академиясендә күренекле язучы Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булуга багышланган Халыкара фәнни-гамәли семинар үтте. Фәнни җыенда Россиядән, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төркия һәм башка илләрдән килгән галимнәр чыгыш ясады. Семинар быел өченче тапкыр уздырылды. 

Семинар Гаяз Исхакыйның шәхесе һәм иҗаты чорының тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси контекстлары, язучының төрки дөнья белән бәйләнеше, милли телләрне, мәдәниятләрне, әдәбиятларны өйрәнү методологиясе һәм башка темаларга багышланган иде. Чара кысасында “Гаяз Исхакый. Көндәлекләре”, “Гаяз Исхакый. Милли куәтләр бардыр” җыентыклары да тәкъдим ителде.

– Гаяз Исхакыйның туган көненә Татарстан Фәннәр академиясе берничә зур бүләк әзерләде. Шуларның берсе – Гаяз Исхакыйның көндәлекләре. Дүрт ел эчендә көндәлекләрне өч китапка бүлеп, аларны басмага әзерли башладык. Гаяз Исхакыйның көндәлекләре беренче тапкыр тулы килеш басылып чыкты, – диде Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина.

Семинарда Гаяз Исхакыйның яңа китапларын да тәкъдим иттеләр. Фәннәр академиясе галимнәре язучының татар теле, әдәбияты, мәдәнияте, тарихы проблемаларына багышланган сайланган хезмәтләре, фәнни-гамәли семинар материаллары җыентыгы әзерләгән.

Семинарның йомгаклау өлеше буларак, “Мәдәниятара чикләр: проблемалар һәм тикшеренү методлары” темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлдә рус телендә татар темалары, касыйм татарлары, удмурт диаспорасы, әдәбиятта трансгрессия, Урал әдәбияты һәм башка темалар күтәрелде.

Чараны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар белемен чагыштырма тикшеренүләр лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов һәм “Казан фәнни үзәге”нең күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе Алексей Арзамазов алып барды.

Түгәрәк өстәл барышында журналист, язучы Шамил Идиатуллин,  Кыргызстанның К.Тыныстанов исемендәге Иссыккүл дәүләт университеты профессоры Сәйфулла Абдуллаев, Казахстанның М.О. Ауэзова исемендәге әдәбият һәм сәнгать институты халыкара элемтәләр һәм дөнья әдәбияты бүлеге мөдире Светлана Ананьева докладлар белән чыгыш ясады.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү