Рөстәм Миңнеханов: «Казан урамнарының атамаларын тагын бер карап чыгарга кирәк»

Бүген — Туган тел көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очрашты.

Очрашуда Казан урамнарының атамаларына кагылышлы мәсьәлә күтәрелде. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Ләйлә Дәүләтшина теге яисә бу шәхес исеме кушылган урам атамалары янына аңлатма бирергә кирәклеген әйтте.

— Еш кына Казан урамнарына билгеле шәхесләр, нинди дә булса вакыйгалар атамасы бирелә. Әмма алар турында мәгълүмәт җитми. Без исә әлеге мәгълүматны урам атамасы янына QR-код рәвешендә бирергә тәкъдим итәбез, — диде ул.

Фикер алышу дәвамында тагын бер мәсьәләгә тукталдылар:

— Гомумән, урам исемнәрен тагын бер кат карап чыгарга кирәк. «Әйдә, монысын алып атабыз, монысын алыштырабыз» дип кенә түгел, яхшылап анализлап эшләргә. Бәхәсле шәхесләр, вакыйгалар белән аталган урамнар да бар,- диде бу җәһәттән Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан исә, уеныны-чынын бергә кушып: «Урамнарны гел әйбәт кешеләр исеме белән генә атап булмый инде. Әшәкеләр дә булырга тиеш», — дип өстәде.


Фикер өстәү