Рөстәм Миңнеханов — татар зыялыларына: «Безгә тагын да ешрак очрашырга иде»

Бүген — Туган тел көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очрашты. Чара Казан Кремленең «Манеж» бинасында узды.

Мәгълүм булганча, 2023 ел Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга галимнәр һәм укытучылар чакырылган иде.

Очрашуда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина һәм башкалар катнашты.

Алар Рөстәм Миңнехановка мәдәният, әдәбият, фән өлкәләренә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен, борчыган проблемаларын җиткерде.

— Сезнең кебек тел өчен, халык өчен борчылып яши торган кешеләребез булуы белән горурланабыз. Әйткән һәр фикерегезне исәпкә алырбыз. Эшләп булмый торган бер мәсьәлә дә яңгырамады. Барысы да үзебездән тора. Теләк кенә булсын. Безгә ешрак очрашырга иде. Шулай иткәндә эшләребез тагын да уңайрак булыр, — диде аларга Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү