1 миллион сум күләмендәге Тукай премиясенә лаек булучылар билгеле

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы ияләре билгеле. Дәүләт бүләген Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, быел Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең күләме — 1 млн. сум. Моңа кадәр әлеге премия 500 мең сум иде.

Мәгълүм булганча, быел Тукай бүләгенә 13 кандидат тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, бу бүләккә өч кеше лаек дип табылды.

1.«Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйре Шәүкәт Гаделша.

2. Сынлы сәнгать өлкәсендә милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова.

3. Архитектура өлкәсендә Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов.


Фикер өстәү