Бер йодрыкка тупланыр чак: 15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу башлана

Соңгы арада телдән төшмәгән җанисәпкә ун көннән азрак вакыт калып бара. 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр ил күләмендә халык санын алу узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы җанисәп коронавируслы катлаулы шартларда үтә. Шуңа бәйле рәвештә Бөтенроссия халык санын алуда яңалыклар да бар.

Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина сүзләренә караганда, Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре тулысынча төгәлләнгән. Республикада җанисәп үткәрүдә барлыгы 8,5 меңнән артык кеше катнашачак. Башка еллардан аермалы буларак быел бу эшкә волонтерларны да җәлеп итәчәкләр.

– Халык санын алу өчен 7108 кеше сайланды. Аларның 48,6 процентын – мәгариф хезмәткәрләре, 32,5 процентын – төрле учреждение һәм предприятие хезмәткәрләре, 10 процентын – җирле үзидарә органы вәкилләре, 3 процентын – эшләмәүче пенсионерлар һәм хезмәткә сәләтле булган вакытлыча эшсез кешеләр тәшкил итә, – диде Наталья Гатауллина Хөкүмәт йортында узган брифингта. Халык санын алучының өстендә зәңгәр жилеты, сумкасы, шарфы, үзе белән махсус таныклыгы булачак. Ул халыктан алган мәгълүматны планшет ярдәмендә турыдан-туры базага кертеп барачак. Планшет эшләмәгән очракта ул кәгазь бланктан да файдалана ала.

Яшерен-батырын түгел, арабызда ун елга бер үткәрелүче халык санын алуның асылын әле дә булса аңлап бетермәүчеләр шактый. Өстенә махсус кием кигән таныш булмаган кеше, синең янга килеп, синең кем, кайсы милләттән, ничә яшьтә булуың, кайда торуың, ниләр белән шөгыльләнүең турында бер-бер артлы сорау яудыра башлагач, ирексездән башта: «Әлеге мәгълүматлар боларга чынлыкта ни өчен кирәк икән?» – дигән сорау туа. Бу аңлашыла да. Халыкны әле бер, әле икенче төрле ысуллар белән төп башына утыртулары турында көнаралаш хәбәрләр ишетеп яшәгән заманда мондый сорау алуларга да үзеннән-үзе шикләнеп карый башлыйсың. Өстәвенә көндәлек тормышта урамнарда, эре сәүдә үзәкләрендә дә шуның ише сораулар белән аптыратучылар даими рәвештә очрап тора.

Шуңа күрә тагын бер кат искәртеп китү артык булмас: җанисәп бернинди сораштыру да, тикшеренү дә түгел. Ул илдә яшәгән халыкның исәбен алудан гыйбарәт. Татарстанның икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов белдерүенчә, халык саны турында тулы мәгълүмат бюджет формалаштырганда да кирәк.

– Бу мәгълүмат кайсы районда күпме балалар бакчасы, хастаханә, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, музей, клуб, мәктәп төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Шуңа күрә халык санын алуда һәркемнең катнашуы мөһим, – дип белдерде ул журналистлар белән очрашуда.

Алда телгә алынганнардан тыш, җанисәп – үз халкы, милләте, теле белән горурланган һәркем өчен мин менә шул милләттән, минем туган телем әнә шул дип тагын бер кат тәгаенләү, тамырларыңны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тә ул! Халык санын алу вакытында кешенең яше, гаилә хәле, белем дәрәҗәсе, милләте, нинди телләр белүе, яшәү урыны, яшәү шартлары, керем чыганагы, кайда эшләве белән бәйле стандарт сораулардан тыш, йөрәк һәм намус кушканча җавап бирелергә тиешле төп ике сорау әнә шуны күздә тота. Син нинди милләттән? Туган телең нинди? Сүз уңаеннан, халык исәбе алуда катнашкан кешеләрнең шәхси мәгълүматлары беркая таратылмый, чәчелми. Анда катнашкан кешедән киләчәктә салым түләттерәләр икән дигән имеш-мимешләр дә дөреслеккә туры килми. Халык санын алудан һич кенә дә куркырга кирәкми, кыскасы.

Җилкәннәр җилдә сынала дигәндәй, җанисәп вакытында да теге яки бу халыкның, милләтнең ни дәрәҗәдә бердәм, бер йодрык булып туплануы күзгә ташлана. Бердәмлекне сүздә генә түгел, кәгазьдә дә күрсәтә белү мөһим. Үзен керәшен, мишәр, типтәр дип яздырган кешеләр халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарларга кертеләчәкме, әллә инде аерым милләт булып исәпләнәчәкме? Җанисәпкә багышланган матбугат очрашуында катнашкан журналистлар әнә шул сорауга да ачыклык кертергә тырышты. Әмма белгечләр бу уңайдан төгәл генә җавап бирә алмады. Наталья Гатауллина бу урында: «Ахыргы нәтиҗәләр чыгарганда, гражданнар язган һәр җавап исәпкә алыначак», – дию белән генә чикләнде. Халык саны нәтиҗәләре буенча бербөтен, бердәм булып калуыбыз үзебездән – тамырларыбызны тәгаен күрсәткән, «мин – татар» дигән төгәл җавабыздан тора, димәк.

Үзеңнең кемлегеңне исә берничә төрле ысул белән белдереп була. Быелгы халык санын алу өч төрле юл белән узачак. Беренчесе – елның-елында күзәтелә торган традицион юл: махсус киемнән булган сораучы өйдән-өйгә йөреп, фәлән адрес буенча яшәгән һәркем турында тулы мәгълүмат туплый. Халык санын алып йөргән бу белгечләрдән куркырга кирәкми. Татарстанстат җитәкчесе сүзләренә караганда, җанисәптә сорау бирүчеләрнең 70 проценты – коронавирустан прививка ясаткан яисә авырып терелгән кешеләр. Димәк, алар вирус йоктырырга мөмкин дип куркырга сәбәп юк. Өстәвенә аларның һәркайсы битлек, пирчәткәдән булачак.

Өенә чит кеше кертергә теләмәүчеләр исә халык санын алуда моның өчен билгеләнгән махсус стационар урыннарга барып та катнаша ала. Алар, нигездә, күпфункцияле үзәкләрдә урнашачак. Стационар пунктлар 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Башка еллардан аермалы буларак, быел җанисәптә онлайн рәвештә дә катнашырга мөмкин. Бу мөмкинлектән 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр файдаланырга була. Моның өчен кешенең Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси сәхифәсе булу мәҗбүри. Алга таба «Халык санын алуда катнашу» дигән махсус төймәгә басып, җанисәп битендәге төп сорауларга җавап биреп чыгарга кирәк. Гаиләдән бер кеше бөтен гаилә әгъзалары өчен җавап биреп чыкса да ярый. Халык санын алуга бәйле сорауларга җавап биреп бетергәч, анда катнашкан һәркемгә QR-код җибәреләчәк. Ул җанисәптә катнашканлыкны раслый. QR-код халык санын алучыларның базасына да җибәреләчәк. Өйгә килгән халык санын алучыга да шул кодны күрсәтәсе булачак. Ул аны базага килгән мәгълүмат белән чагыштырачак. Халык санын алу белән бәйле беренче нәтиҗәләр декабрьдә билгеле булыр дип фаразлана.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү