Җанисәп нәтиҗәләре билгеле: «Безнең саннарның ни өчен «Росстат» мәгълүматлары белән тәңгәл килмәвенең сәбәпләре бар»

4 миллион 710 мең кеше. Соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, илдә әнә шул кадәр татар яши. Без – Россиядә халык саны буенча әле дә икенче урында. Татарстан тагын да ишәйгән. Тик соңгы тапкыр 2010 елда үткәрелгән җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырганда, илдә татарлар 600 меңгә диярлек кимегән. Саннар шулай ди.

Халык, мәш килеп, Яңа елны каршы алырга әзерләнеп йөргән 31 декабрьдә Росстат федераль хезмәте 2021 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу нәтиҗәләрен игълан итте. Билгеле булганча, чираттагы җанисәп 2020 елда узарга тиеш иде. Әмма пандемия аркасында ул кат-кат күчерелде. Шуңа күрәме, ыгы-зыгыда оештырылган бу эшнең нәтиҗәләрен шик астына куючылар да шактый. Тик монысы – сөйләшү өчен аерым мәсьәлә. Саннарга әйләнеп кайтыйк.

Соңгы унбер елда илдә яшәүчеләр саны, 4,3 миллион кешегә артып, 147,2 миллионга җиткән. Моңа 2014 елда Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуы да тәэсир итте, дип ачыклык керткән белгечләр. Алдагы җанисәп белән чагыштырганда, илдә 18 шәһәр, 33 авыл барлыкка килгән. Ни кызганыч, 25 меңгә якын авыл (гомуми күрсәткечнең 27,5 проценты. – Ред.) ташландык хәлгә килгән.

Татарстанда яшәүче кешеләр саны – 4 миллион 4 мең 809. Шул исәптән, 3 миллионнан  артык кеше – шәһәр халкы. Ике җанисәп арасында Татарстан халкы 218 мең 321 кешегә арткан. Алар арасында татарлар 78 мең 604 кеше тәшкил итә. Республикада яшәүче халыкларның 52 проценты – татарлар. Тик ил күләмендә милләттәшләребез 597 меңгә кимегән. 2012 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу барышында 5 миллион 311 мең кеше үзен «татар» дип атаган булган. Халык санын исәпкә алуда катнашкан 16,5 миллион кеше, гомумән дә, милләтен күрсәтүдән баш тарткан.

Соңгы мәгълүматларга караганда, илдә «татар телен беләм» дип фикер йөртүчеләр саны 1 миллион кешегә кимегән. 2010 елда андыйлар саны 4,3 миллион кеше тәшкил иткән. Татар теле таралуы ягыннан ил күләмендә, рус һәм инглиз телләреннән соң, өченче урында тора. 2021 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу барышында Россия халыклары телләрен белү һәм аны көндәлек тормышта куллану турында аерым да сорашканнар. Саннарга караганда, татар телен 3 миллион 261 мең 155 кеше белә. Ә менә көндәлек тормышта аны 2,9 миллион чамасы кеше куллана. Гомумән алганда, җанисәп барышында үзен «татар» дип атаучыларның 86 проценты татар телен туган теле дип атаган. Соңгы унбер елда андыйлар саны 6 процентка арткан. Ә менә «татар телен беләм» дип җавап бирүчеләр саны 11 процентка кимегән.

Данис ШАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе:

– Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, иң элек шуны әйтәсем килә: без Россия халыклары арасында үзебезнең икенче урыныбызны саклап калдык. Икенчедән, Бөтендөнья татар конгрессының экспертлары бәяләмәсе нигезендә һәм соңгы ун ел эчендә үзебез алып барган эшчәнлеккә, төрле сораштыру нәтиҗәләренә таянып ышандырып әйтә алам: илебездә татарларның саны 5,5 миллион кешедән дә ким түгел. Соңгы ун ел эчендә Татарстанның да, татар халкының да абруе дөньякүләм дәрәҗәдә артты. Һәм милли аңыбыз да югары дәрәҗәдә. Мин моны инанып әйтә алам. 2013 елда Казанда үткәрелгән Универсиада, 2015, 2018, 2019 елларда республика тарафыннан уздырылган дөнья чемпионатлары, 2020 елда югары дәрәҗәдә узган ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү  Татарстанны да, татар халкын да дөнья күләмендә тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде.

Безнең саннар ни өчен «Росстат» мәгълүматлары белән тәңгәл килмәвенең сәбәпләренә килгәндә, барыбыз да беләбез, халык санын исәпкә алу вакыты пандемия чорына туры килде. Саннарга игътибар итегез: моңа кадәр 2010 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу барышында илдә яшәүче 5,6 миллион кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән. Ә 2021 елгы нәтиҗәләр буенча әлеге күрсәткеч 16,5 миллион кешене тәшкил итә. Җитешмәгән татарлар санын да шуннан эзләгез. Мәкерле дошман – ковид һәм пандемия аркасында әлеге җанисәпне үткәрү вакыты ике тапкыр үзгәрде. Шуңа күрә дә безнең барлык халкыбызга да барып җитмәгәннәр. 16,5 миллион кеше арасында башка милләт вәкилләре дә бар, билгеле. Безнең татарларыбыз да шунда. Тагын бер тапкыр әйтәм: Россиядә татарлар саны 5,5 миллион кешедән дә ким түгел. Без җанисәпкә бик әзерлекле килдек. Күзәтүләр дә, сораштыру нәтиҗәләре дә бар. Халкыбызның милли үзаңын һәрвакыт тоябыз. Былтыр Татар конгрессының 30 еллыгы кысасында уздырылган VIII съездда катнашырга дип 45 чит илдән һәм илебезнең 81 төбәгеннән килгән делегатлар моны тагын бер кат раслады. Бу мәсьәлә һәрбер төбәк буенча Бөтендөнья татар конгрессының гыйнвар аенда узачак Милли шура бюросында һәм Бөтендөнья татар конгрессының март аенда узачак Милли шура утырышында аерым яссылыкта каралачак.

Дамир ИСХАКОВ, галим, этнограф, тарих фәннәре докторы:

– Мин гомерем буе халык санын исәпкә алу белән шөгыльләнәм. Моннан чыгып шуны әйтә алам: җанисәп бар яктан да канәгатьләндерерлек була алмый. Моңа бәйле проблемалар гел чыгып торды. Тик илнең күренекле демографлары әйтүенчә, 2021 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алуның кимчелекләре гадәттәгедән күбрәк булды. Җанисәп нәтиҗәләрен күпмедер дәрәҗәдә әнә шуның белән дә аңлатып була. Уйлап карагыз, 16,5 миллион кешенең милләте дә, туган теле дә юк. Бу кешеләргә халык санын исәпкә алучылар гомумән килмәгән, бары тик шул гына. Ә алар турында мәгълүматны полиция чыганакларыннан алганнар. Гамәлдәге канун нигезендә бу өлкәдә кешенең милләтен теркәргә ярамый. Бүген татарлар күбрәк зур шәһәрләрдә яши. Җанисәпкә бәйле кимчелекләр дә нигездә зур шәһәрләргә бәйле. Халкыбыз беркая да югалмаган, аларны исәпкә генә алмаганнар.

Эльвира Вәлиева

 

 


Фикер өстәү