Яңа ел ялларында күрсәтелгән “Чебурашка” фильмы рекорд куйган

Фильм илдә кино күрсәтүнең бөтен тарихында иң уңышлы проектка әйләнгән.

Дмитрий Дьяченконың “Чебурашка” фильмы илдә кино күрсәтүнең бөтен тарихында халык иң күп караган проектка әйләнгән. ЕАИС мәгълүматлары шуны дәлилли.

Быел 1 гыйнвардан кинотеатрларда күрсәтелә башлаган фильмнан 3,85 миллиард сум акча кергән инде. Ул хәтта үзвакытында тамашачыларны бик нык әсир иткән “Холоп” фильмын (3,8 миллард) артта калдырган.
“Чебурашка” – фәнгә мәгълүм булмаган җәнлек турында фильм. Ул Россиянең Приморье шәһәренә эләгеп, бакчачы – дядя Гена (бу рольне Сергей Гармаш башкара) белән танышкан.

Фильмда шулай ук Елена Яковлева, Федор Добронравов һәм Артем Быстров уйный. Төп герой “Кухня” “Гранд”, “Отель Элеон” сериалларында катнашкан Ольга Кузьмина тавышы белән “сөйләшә”.

Фильм Сочиның бик матур почмакларында – “Дендрарий” паркында, диңгез буе, “Орджоникидзе” санаториенда, шоколад фабрикасында төшерелгән.


Фикер өстәү