«Батыр» картасы буенча «Ярлыкау» фильмын бушлай карарга була

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары «Батыр» картасы буенча «Ярлыкау» фильмын бушлай карый ала. Акция Тимер юлчылар мәдәният йортында, В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында һәм Сәетггалиев исемендәге мәдәният йортында урнашкан муниципаль кинотеатрларда уза. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Кино карарга килгәнче, урынны броньлау өчен, кинотеатр кассасына шалтыратырга кирәк. «Батыр» картасы буенча билетны бер балага һәм бер озата баручыга алырга мөмкин, дип җиткерделәр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.

Шулай ук «Ярлыкау» фильмын «Пушкин картасы» буенча шәхси кинотеатрларда бушлай карарга мөмкин. Кинокартинаны май дәвамында, ә кайбер кинотеатрларда 30 нчы июньгә кадәр күрсәтәчәкләр.

«Ярлыкау» тулы метражлы фильмы Россия прокатына 4 майда чыкты. Кинокартинаны режиссер Айнур Әскәров  Мостай Кәрим повесте мотивлары буенча төшергән. Картинаның вакыйгалары Бөек Ватан сугышы елларында бара. Фильм автор-фронтовик шаһит булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән.

 


Фикер өстәү