Насыйп булгач. Үлеме турында хәбәр килгән Зәй егете туган авылына кайтты

Бу егет турында кайгылы хәбәр дә таралган иде. Шөкер, дөрес сүз булмады. Якыннарын сөендереп, Рәйхан туган ягына ялга кайтты. Алдан хәбәр итмичә, әнисенә бәйрәм ясады. 

Зәй районының Суык Чишмә авылы егете Рәйхан Сибгатуллин узган елның 26 сентябрендә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. Чакыру ватсабына гына килсә дә, ул шул ук көнне комиссариатка бара. Ә икенче көнне инде махсус җыелу пунктына юл ала.
– Туган якларга кайтуыма бик шатмын. Хис-кичерешләрне әйтеп бетерерлек түгел. Киткәндә Аллаһ боерса, кайтачакмын, дигән идем. Менә кайтулар насыйп булды. Башта авылда әнигә булышырмын дип торам. Аннан инде ялларны тормыш иптәшем белән дә уздырырмын. Дус-иптәшләрем белән дә күрешәсем килә, – ди Рәйхан.

Егет якыннарына сюрприз ясап, алдан беркемгә дә хәбәр салмыйча кайткан. Таныш булмаган машиналарны капка төбендә күргәч, әнисе капка төбенә чыкты. Ана белән баланың сагынышып кочаклашуларын күз яшьләрсез карап булмады. Бу минутларда алар янындагы һәркем елады.

Рәйхан – гаиләдә бердәнбер бала, әнисенең олы терәге.

– Кайтуын бик көттем улымның. Мин аны ялгызым гына үстердем. Начар хәбәрләр дә килде. Аларны ишетүе бик авыр булды. Җае булганда сөйләшеп тордык. Шалтыратуын көтеп телефонымны гел үзем белән йөрттем, – ди әнисе.
Рәйхан тормыш иптәше белән Чаллы читендәге Круглое Поле бистәсендә яши. Башта егет тормыш иптәше янына кайтып, аннары алар бергәләп Суык-Чишмәгә юл тота.

– Рәйхан турында авыр хәбәр килгәндә биш минут элек кенә без аның белән сөйләшкән идек. Ышанмадым. Аннан фотолары белән биш Зәй егетен билгеләп хәбәрләр килә башлады. Эштә иптәшләрем яныма кереп, мине кочаклап елый башладылар. Мин шок хәлендә калдым. Нишләргә белмәдем. Аннан соң инде чын дөреслек калыкты, – ди тормыш иптәше.
Рәйханны дусты Валерий Тигр озата кайтты. Валерий үзе дә элекке хәрби.

– Россия Рәйхан кебек егетләре белән көчле. Ул өлешчә мобилизация игълан ителгәч качып калмады. Ә бит андыйлар да булды. Без Рәйхан белән 2014 елдан таныш, мин егетләргә ярдәм итәргә тырышам, – ди Валерий.

Рәйхан әнисен һәм тормыш иптәшен кочаклап чәй эчәргә кереп киттеләр. Аларның сөйләшер, гапләшер сүзләре күп хәзер. Менә шулай тагын исән-сау очрашулар насыйп булсын!

Клара Ермолаева
“Зәй офыклары”


Фикер өстәү