Олимпия чемпионы, үпкәсе ялкынсыну сәбәпле, реанимациягә эләккән

Бозда спорт биюе буенча Олимпия чемпионы 45 яшьлек Роман Кастомаров пневмония белән реанимациягә эләккән. Спортчы ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Бу хакта ТАСС Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган фигуралы шуу остасы Илья Авербухның сүзләренә таянып яза.

“Роман – реанимациядә, бүген төнлә алып киткәннәр. Башлангыч диагнозы – пневмония”, – дигән Авербух агентлыкка.

Кастомаров әле берничә көн элек кенә Авербухның “Волшебник страны Оз” дигән Яңа ел боз тамашасында чыгыш ясаган булган.

Исегезгә төшерәбез: Роман Кастомаров Татьяна Навка белән Токиода узган Олимпиадада алтын медаль яулады. Моннан тыш алар 2 тапкыр – дөнья, 3 тапкыр – Европа чемпионы, Гран-при сериясе финалында җиңүчеләр булды. Кастомаров шулай ук “ Ледниковый период” телевизион тамашада да берничә тапкыр катнашты.

Сүз уңаеннан, 5 гыйнварда Россия режиссеры Никита Михалков, үпкәсе ялкынсынып, авыр хәлдә хастаханәгә салынган. Ул да – реанимациядә.


Фикер өстәү