Башланып килүче ел авырлыклары: бәяләр уйный, коронавирус котыра, капитал яна, фетнәләр куера

2023 елның беренче сәгатьләре санала башлауга, Халыкара валюта фонды рәисе Кристалина Георгиева яңа елга начар фараз бирде. Аның фикеренчә, Европа берлеге рецессиягә кереп батачак. Гомумән, өч эре икътисад: АКШ, Кытай һәм Европа берлеге бик нык акрынаячак һәм акрынаю берьюлы булыр, диелә ул игълан иткән белдерүдә. 

Фаразлары яңалык түгел, билгеле. Нефть бәясенә карап билгеләп була глобаль икътисадның торышын. ОПЕК+ илләренең «кара алтын» чыгаруны арттыруга аяк терәп каршы торуларына, Россия чималы сатылу чикләнүгә карамастан, баррель чагыштырмача түбән бәядә. Иң кызыгы: кыш уртасында Европада газга бәяләр төшә. Соңгысы, әлбәттә, континентта гадәттән тыш кыш җылы булу һәм җил станцияләренең күп энергия җитештерүләренә бәйле. Әмма шулай да…

Үткән елда Гонконгта торак сату 40 процентка кимегән. Андый хәл 2008 елгы кризиста гына күзәтелгән булган. Бу – дөньяда иң кыйммәтле торак базары булып саналган төбәк. Белгечләр Гонконг торак базарында түбәнәю 2023 елның урталарына кадәр барыр дип фаразлыйлар.

2022 елда топка кергән иң эре криптокомпанияләр 10 проценттан алып 50 процентка кадәр персоналларын эштән азат иткәннәр. Криптовалюталарның бәясе ничек төшүен, түнтәрелгән криптобиржалар турында без бер генә тапкыр язмадык. Спекулянтлар дистәләгән, йөзләгән, хәтта триллионлаган доллар акчасын югалтып өлгерде. Иң эре криптобиржа булган Binance (Кытай бизнесы) кыенлыклар кичерә. Соңгы бер ай эчендә ул 25 процент капиталын югалтты. Америкада түнтәрелгән криптобиржалар җитәкчеләрен мошенниклыкта гаепләп кулга алдылар. «Ватаным Татарстан» аерым язма багышлаган Сэм Бэнкман-Фрид та төрмә шулпасын эчеп карады. Дөрес, аны зур күләмдә залог түләтеп иреккә чыгардылар, әмма җинаять эше дәвам итә. Америка законнары буенча аңа гомерлек төрмә яный. Ләкин егет бик күп зур сәясәтчеләрне, шул исәптән Байденны да финанслаган. Шуңа да җиңелрәк җәзага өметләнә ала.

Bloomberg агентлыгы Кытайда COVID-19 сәбәпле үлемнәр күбәйгәнлектән, крематорийлар тулы дигән хәбәр таратты. Чикләүләр бетерелгәч, Кытай, чынлап та, коронавирус кочагына ауды. Үлемнәрнең төрле дәрәҗәдәге саннарын атыйлар. Астрономик саннар да күренә. Тикшереп була торган әйбер булмагач, без бер санны да китермибез. Әмма бер нәрсә ачык: пандемиягә каршы кытайча көрәш нәтиҗәле түгел, куркыныч хәтта. Миллионлаган кешене өйләрендә бикләп тоту иммунитетны тәмам бозып бетергән. Хәзер аларга барысы берьюлы чирләп, без үткән юлны зур тизлектә үтәргә туры киләчәк. Европада коронавирусның «кракен» дигән омикрон варианты тарала дигән хәбәрләр бар. Тиз хәрәкәт итә икән. Ләкин Көнбатышта беркем дә бикләнмәде, димәк, зур куркыныч янамый дип өметләник.

Яңа елның беренче зур фетнәсе дә аваз бирде. Якшәмбе көнне (бездә төн булганда) Бразилиядә элекке Президент Болсонару яклылар конгресс бинасын, Югары Судны яулап алдылар, Президент сараена бәреп керделәр. Гамәлдәге лидер Лула да Силва качып өлгерде. Ләкин армия аны яклый. Фетнә бастырыла башлады инде.

                            Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү