«Кара алтын»га өмет баглаудан туктарга кирәк

Үткән атнаның иң зур яңалыгы нефть сугышының «кара алтын» килешүе төзелү белән төгәлләнүеннән гыйбарәт булды. Җомга таңыннан башланган ОПЕК+ сөйләшүләре бары тик якшәмбе кичендә генә төгәлләнде. Соңгы нәти­җәне без Кувейт нефть министры Халед әл-Фәделнең Twitterдагы язмасын укыгач белдек.

Ялыктыргыч һәм авыр сөйләшүләр «кара алтын» чыгаруның тәүлеклек күләмен 9,7 миллион баррельгә киметү турында уртак фикергә килү белән туктады. Россия өчен бик газаплы килешү булды бу. Нефть бәяләре үзкыйммәттән күпкә түбәнәйгәч, Кремль инициативаны үз кулына алды. Баштарак Согуд кронпринцы Мөхәммәд бин Сәлмән тәртәгә нык типте: Мәскәүнең телефон шалтыратуларына җавап бирмәде, арадашчыларның үгетләүләренә дә бирешмәде. Әмма вазгыять согудләрнең үзләре өчен дә катлаулы иде. Кризисның тирәнәюе Әр-Риядны да авыр хәлгә куя. Аларның да туплаган маялары саега. «Кара алтын» чыгаруны киметмәсәң, аның бәясе нульдән дә түбәнәю куркынычы чынбарлыкка әверелеп бара иде инде. Белгечләр дөнья базарында 25 миллион баррель нефть артык булуын әйтә. 30 миллион турында әйтүчеләр дә җитәрлек. ОПЕК+ илләре 10 миллион баррельне җир астында калдырсалар да, нефть елгасы коргаксырлык түгел әле. Шуңа күрә нефть берлегенә кергән илләр аңа кушылмаган АКШ, Канада, Норвегия кебек «кара алтын» гигантларының да янә 10 миллион баррельне киметүләрен теләделәр. Нефть диңгезен саектыру өчен, G-20 форматында да сөйләшүләр башлауны сорадылар. Зур егермелекнең сөйләшүләре, чынлап та, булып узды. Ләкин әгъзаларының күбесе «кара алтын» сатып алучы илләрдән торган бу оешма нефть ташкыны ургылуга бик әллә ни кайгырмады. Төп скрипкада уйнаучы Трамп та, АКШ нефтьчеләренә басым ясый алмавын әйтеп, вазгыятьне җайга салуны ОПЕК+ илләре җилкәсенә генә аударды. Җитмәсә әлеге берлеккә кергән Мексика үз өлешенә тигән 400 мең баррель нефтьне киметүдән баш тартты.
Сөйләшүләрдә Кремль позициясе болайрак иде: башта 300 мең баррель нефтьне базардан алу турында сүз алып барылды, аннан соң 1 миллион баррельгә дә килешү мөмкинлеге әйтелде. Бераз торгач, 1 миллион 500 мең, аннан соң 1 миллион 600 мең баррель сөйләшүләр өстәленә салынды. Ахыргы килешү Россия ягының 2 миллион 700 мең баррельне кыскартырга ризалыгы белән төгәлләнде. Мәскәү өчен бик авыр килешү бу. Бездәге нефть чыгару технологияләре һәм скважиналарның үзенчәлеге шундый: чыгаруны туктаттыңмы, яңадан кузгалып китү мөмкин түгел диярлек. Димәк, безнең «кара алтын» сәнәгате зур фаҗига кичерәчәк, бюджетка зур югалтуларга түзәргә туры киләчәк. Чыгаруны киметкәч тә, «кара алтын» бәяләренең югары үсмәве дә аяныч. Баррель әле һаман да һич югы 40 долларлык бәяне кире кайтара алмый. Монда инде ике камчы астында биергә туры киләчәк: сату да кими, бәяләр дә түбән. Телисеңме-теләмисеңме, технологик үсеш юлына аяк басарга кирәк дигән сүз монысы. «Кара алтын»га өмет баглаудан туктарга кирәк, кыскасы.

 

Рәшит Фәтхерхманов


Фикер өстәү