Данис Шакиров: «Россиядә татарлар саны 5,5 миллион кешедән дә ким түгел»

Соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, илдә 4 миллион 710 мең татар яши. Әлеге уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның фикерен сораштык.

– Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, иң элек шуны әйтәсем килә: без Россия халыклары арасында үзебезнең икенче урыныбызны саклап калдык. Икенчедән, Бөтендөнья татар конгрессының экспертлары бәяләмәсе нигезендә һәм соңгы ун ел эчендә үзебез алып барган эшчәнлеккә, төрле сораштыру нәтиҗәләренә таянып ышандырып әйтә алам: илебездә татарларның саны 5,5 миллион кешедән дә ким түгел. Соңгы ун ел эчендә Татарстанның да, татар халкының да абруе дөньякүләм дәрәҗәдә артты. Һәм милли аңыбыз да югары дәрәҗәдә. Мин моны инанып әйтә алам. 2013 елда Казанда үткәрелгән Универсиада, 2015, 2018, 2019 елларда республика тарафыннан уздырылган дөнья чемпионатлары, 2020 елда югары дәрәҗәдә узган ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү  Татарстанны да, татар халкын да дөнья күләмендә тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде.

Безнең саннар ни өчен «Росстат» мәгълүматлары белән тәңгәл килмәвенең сәбәпләренә килгәндә, барыбыз да беләбез, халык санын исәпкә алу вакыты пандемия чорына туры килде. Саннарга игътибар итегез: моңа кадәр 2010 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу барышында илдә яшәүче 5,6 миллион кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән. Ә 2021 елгы нәтиҗәләр буенча әлеге күрсәткеч 16,5 миллион кешене тәшкил итә. Җитешмәгән татарлар санын да шуннан эзләгез. Мәкерле дошман – ковид һәм пандемия аркасында әлеге җанисәпне үткәрү вакыты ике тапкыр үзгәрде. Шуңа күрә дә безнең барлык халкыбызга да барып җитмәгәннәр. 16,5 миллион кеше арасында башка милләт вәкилләре дә бар, билгеле. Безнең татарларыбыз да шунда. Тагын бер тапкыр әйтәм: Россиядә татарлар саны 5,5 миллион кешедән дә ким түгел. Без җанисәпкә бик әзерлекле килдек. Күзәтүләр дә, сораштыру нәтиҗәләре дә бар. Халкыбызның милли үзаңын һәрвакыт тоябыз. Былтыр Татар конгрессының 30 еллыгы кысасында уздырылган VIII съездда катнашырга дип 45 чит илдән һәм илебезнең 81 төбәгеннән килгән делегатлар моны тагын бер кат раслады. Бу мәсьәлә һәрбер төбәк буенча Бөтендөнья татар конгрессының гыйнвар аенда узачак Милли шура бюросында һәм Бөтендөнья татар конгрессының март аенда узачак Милли шура утырышында аерым яссылыкта каралачак.


Фикер өстәү