Дамир Исхаков: «Татарлар беркая да югалмаган, аларны исәпкә генә алмаганнар»

Соңгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, илдә 4 миллион 710 мең татар яши.

Галим, этнограф, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков әлеге саннар белән килешми.

– Мин гомерем буе халык санын исәпкә алу белән шөгыльләнәм. Моннан чыгып шуны әйтә алам: җанисәп бар яктан да канәгатьләндерерлек була алмый. Моңа бәйле проблемалар гел чыгып торды. Тик илнең күренекле демографлары әйтүенчә, 2021 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алуның кимчелекләре гадәттәгедән күбрәк булды. Җанисәп нәтиҗәләрен күпмедер дәрәҗәдә әнә шуның белән дә аңлатып була. Уйлап карагыз, 16,5 миллион кешенең милләте дә, туган теле дә юк. Бу кешеләргә халык санын исәпкә алучылар гомумән килмәгән, бары тик шул гына. Ә алар турында мәгълүматны полиция чыганакларыннан алганнар. Гамәлдәге канун нигезендә бу өлкәдә кешенең милләтен теркәргә ярамый. Бүген татарлар күбрәк зур шәһәрләрдә яши. Җанисәпкә бәйле кимчелекләр дә нигездә зур шәһәрләргә бәйле. Халкыбыз беркая да югалмаган, аларны исәпкә генә алмаганнар, – ди ул.


Фикер өстәү