Пермь атышчысы тамагында тишек булу сәбәпле, хатлар белән аралаша башлаган

Пермь атышчысы Тимур Бекмансуров аңына килгән, тик тамагында тишек булу сәбәпле, сөйләшә алмый. Ул хатлар белән генә аралаша.

Аны тулысынча сәламәтләнгәч тикшерү изоляторына озатачаклар.

Табиблар сүзләренә караганда, атучының хәле элеккечә үк тотрыклы авыр дип бәяләнә. Уңай динамика күзәтелгәнлектән тиздән аны реанимациядән гадәти палатага күчерергә мөмкиннәр.

Берничә көн элек табиблар университетта күпләп кеше үтергән Пермь атышчысының күкрәгендәге пуляны алган иделәр. Операция уңышлы узган. Аннан соң аны медикаментоз ысул белән йоклатканнар.


Фикер өстәү