Татарстан өченче вакцинаны сынауда катнаша

Россиядә өченче вакцина эшләнгән һәм аны тиздән теркәргә җыеналар. “КовиВак” вакцинасын сынау буенча пилот проектта Татарстан да катнашачак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең ел йомгаклары коллегия утырышында Марина Патяшина җиткерде. Моңа кадәр 500 кеше “ЭпиВакКорона” вакцинасын сынауда катнашты. Ә февраль аена кадәр республикага 190 мең доза “Спутник V” вакцинасы кайтачак.

Идарәнең коллегия утырышында катнашу өчен Казанга Россиянең баш санитария табибы Анна Попова да килде. Ул да чирдән котылу өчен республика халкын прививка ясатырга чакырды. “Моны тиз арада башкарып чыгу зарур. Россиядә һәм Татарстанда чиргә каршы иммунитет 60 процент кешедә барлыкка килгәннән соң гына, бу җәһәттән эпидемиологик вазгыятьне тулысынча контрольгә алдык дияргә мөмкин булачак”, – ди Анна Попова.
Татарстан тагын бер федераль пилот проектта катнашкан иде: 3 мең кешенең иммунитетын тикшерделәр. Декабрь аенда аларның 51 процентында күмәк иммунитет барлыгы ачыкланды. Анна Попова әйтүенчә, табиблар, шәфкать туташлары, социаль хезмәткәрләр, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсендә эшләүчеләр арасында күмәк иммунитетка ия кешеләр күбрәк. Моның сәбәбе: алар күп санлы халык белән даими элемтәдә тора. Зур сәүдә оешмаларында эшләүчеләрнең исә ковидка каршы иммунитеты көчле түгел. 65 яшьтән өлкәнрәкләр дә шул категориягә керә. Оешмалар Роспотребнадзор күрсәтмәләрен төгәл үтәгән, өлкәннәр шулай ук чирдән саклану чарасы буларак, үзизоляциядә яши.
– Ковидка каршы вакцина ясау нәтиҗәле оештырылырга тиеш. Ул хакта халыкка аңлатырга кирәк, – диде коллегия утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Безнең бу өлкәдә тәҗрибә бар. Гадәти гриппка каршы вакцина да 61 процент кешегә ясалды. Ковид-19 буенча да барлык таләпләр үтәләчәк. Зур оешмаларда вакцинация урыннарда уздырылачак. Программа буенча бу эш 68 урында башкарыла. Медицина оешмаларыннан тыш, сәнәгать оешмалары мәйданчыклары да җәлеп ителәчәк. “КамАЗ”да башланып китте, “Казаноргсинтез” заводында да оештырылачак. Бу мәсьәлә көн саен безнең контрольдә булачак.
Республикага әлегә 13 400 доза “Спутник V” вакцинасы кайткан һәм шуның 6 меңе файдаланылган. Анна Попова ковидка каршы эшчәнлек алып баручы хезмәткәрләргә рәхмәт әйтте.
– Кайсы вазифаны башкарсагыз да, өйдә кечкенә балалар, олы яшьтәге ата-аналар булса да, иңне-иңгә куеп, бергәләп шул сафка бастыгыз һәм ул эшне хәзер дә дәвам итәсез. Сезгә шуның өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу зур хезмәт кенә түгел, зур җиңү дә, – диде җитәкче. – Пандемия чорында күңелсезләнү дә булып алды. Татарстанда мондый төшенкелек бөтенләй сизелмәде.

Фәния Арсланова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү