Путин халыкка ярдәм итүнең яңа чараларын эшләргә кушты

Росия Хөкүмәте бәяләр үсүе шартларында Россия халкына социаль ярдәм чаралары буенча бер ай эчендә өстәмә тәкъдимнәр эшләргә тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Без дәүләт ярдәме кирәк булган кешеләргә һәрвакыт игътибар белән карыйбыз. Быел без пенсионерларга һәм мәктәп балалары үсә торган гаиләләргә түләүләр башкардык. Югары инфляция шартларында бу бик кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2021 елга инфляция буенча фаразны 5,8 проценттан 7,4 процентка кадәр үзгәрткән иде.


Фикер өстәү