Коронавирустан вакцинацияләү буенча халыкны борчыган сорауларга туры эфирда җавап бирәләр

27 октябрьдә Татарстан Оператив штабы һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының аккаунтында туры эфир булачак.

Коронавирустан вакцинация темасына халыктан килгән сорауларга Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк.

Эфир 11:00 сәгатьтә башлана. Эфирның темасы «Пандемиясез дөньяга юл: QR-код бирү турында барысы да: дәвамы» дип атала.

Әңгәмәнең модераторы Татарстан Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.


Фикер өстәү