Татарстанда сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атналыгы узачак

28 февральдән 3 мартка кадәр Татарстанда сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атналыгы узачак. Әлеге чаралар “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында Инстаграмдагы erpomogaet16 аккаунты аша узачак.

28 февральдә белгечләр республикада коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять турында сөйләшәчәк. Көндезге сәгать 2дә башланачак фикер алышуда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» генераль директоры Рамил Әхмәтов, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов һәм башка белгечләр катнашачак. Эфир тәмамлангач, экспертлар халыкның мөрәҗәгатьләрен тикшерәчәк.

1 март көнне төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Татарстанда балалар сәламәтлек саклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак. Турыдан-туры эфирда ДРКБның баш табибы Айрат Зиатдинов, РКБның баш табибы, «Сәламәт киләчәк» партия проекты координаторы Рафаэль Шәвәлиев һәм башка белгечләр катнашачак. Сәгать көндезге 10да башланачак эфирдан соң алар халыктан сораулар кабул итәчәк.

Шул ук көнне көндезге сәгать 3тә Татарстанда сәламәтлек саклау системасында беренчел звеноны модернизацияләү турында фикер алышачаклар. Туры эфирда Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов чыгыш ясаячак. Фикер алышуда шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре дә катнашачак.

2 мартта белгечләр балаларның писхологик сәламәтлеге турында сөйләшәчәк. Эфир көндезге сәгать 10да башлана. 3 мартта исә экспертлар сәламәт туклану турында фикер алышачак. Очрашу көндезге сәгать 10да башлана. Шул ук көнне көндезге сәгать 3тә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин халыктан сораулар кабул итәчәк.

Казандагы (843) 238 1000 телефонына шалтыратып, мөрәҗәгатьне җиткерергә һәм өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин. Экспертларга сорауларны шулай ук 8-800-201-16-00 телефоны буенча («Минем депутат» порталы), WhatsApp (8-987-205-00-63) һәм op@tatarstan.er.ru электрон почтасы аша да юлларга мөмкин.


Фикер өстәү