Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә мәгариф мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атнасы уздырыла

29 августтан 2 сентябрьгә кадәр “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә (адресы: Казан ш., К.Маркс ур., 31/7 й.) мәгариф мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атнасы уздырыла.

Тематик атнаны 29 августта “2022/2023 елгы уку елы. Ул ничек булачак?” дигән темага онлайн-трансляция ачып җибәрә. Фикер алышуда Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәис беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов катнашачак.

Онлайн-очрашу төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегенең “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә (https://vk.com/erpomogaet16) 10.00 сәгатьтә башлана. Очрашу тәмамланганнан соң белгечләр халыкны кабул итәчәк.
31 августта 10.00 сәгатьтә мәгариф өлкәсендә хезмәт законнары һәм мәгариф сәясәте мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” эшли башлаячак. Татарстанда яшәүчеләрнең сорауларына 2 сәгать буе Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова һ.б. җавап бирәчәк.
2 сентябрьдә партиянең Иҗтимагый кабул итү бүлегендә 2 тематик чара узачак. 10.00 сәгатьтә “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә (https://vk.com/erpomogaet16) “Мәгариф системасын һәм педагог ролен үстерү өчен шартлар тудыру турында” дигән темага онлайн-трансляция башлана. Эфирдан соң халыкны кабул итү була.

Шушы ук көнне 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында һөнәри белем проблемалары буенча “Кайнар линия” эшли башлаячак. Чарада Дума депутаты, Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин чыгыш ясаячак.

Кабул итүгә алдан язылып куярга мөмкин.

8 843 238 1000 телефоны аша мөрәҗәгатьләр калдыру һәм өстәмә мәгълүматлар турында белешү мөмкинлеге каралган.

Белгечләргә сорауларны шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63), телефон (8-800-201-16-00 – “Мой депутат” порталы) һәм электрон почта (op@tatarstan.er.ru) аша калдырырга була.


Фикер өстәү