Төркия Президенты улы Билал Эрдоган Казанга Глобаль яшьләр саммитына киләчәк

Төркия Президенты улы, Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган Казан глобаль яшьләр саммиты кунагына әйләнәчәк. Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов шулай дип белдергән.

“Рәсми кешеләр белән беррәттән, безгә Россия белән башка илләр арасында ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуда турыдан-туры катнашучыларның килүе дә көтелә. Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган саммитта катнашачагын раслады”, – дигән министр.

Казан глобаль яшьләр саммиты 27-30 августта узачак. Чарага Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән яшьләр эшләре министрлары һәм яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен җавап бирүче башка кешеләр җыелачак.


Фикер өстәү