Татарстанда өлкәннәрне кабул итү атнасы үткәрелә

11-13 мартта “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан ш., К. Маркс ур., 31/7) өлкән буынга ярдәм итүгә юнәлдерелгән тематик чаралар узачак.

11 май көнне Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге вәкилләре һәм “Россия пенсионерлары берлеге” иҗтиманый оешмасының Татарстандагы бүлеге рәисе Любовь Мишина төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында туры эфир аша республикада өлкән яшьтәге кешеләргә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында сөйләячәк. Онлайн-очрашу 10.00 сәгатьтә башлана. Эфирдан соң белгечләр бер сәгать дәвамында шушы тема буенча халыкны кабул итәчәк. Кабул итү барышында Россия сенаторы Геннадий Емельянов республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк.

12 майда иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 09.00 сәгатьтән башлап өлкән буын мәсьәләләре буенча “кайнар линия”эшлиячәк.

Шул ук көнне Дума депутаты Айдар Метшин бер сәгатьлек кабул итү үткәрәчәк (11.00 сәгатьтә башлана).
13 майда https://vk.com/erpomogaet16 аккаунтында өлкән буынның сәламәтлеген саклау һәм тергезү мәсьәләләре буенча туры эфир булачак. Анда Дума депутаты Айрат Фәррахов һ.б катнашачак. Онлайн-очрашу 10.00 сәгатьтә башлана.

Кабул итүгә 8 843 238 1000 телефоны аша алдан язылып куярга була.

Экспертларга сорауларны шулай ук WhatsApp (8-987-205-00-63), 8-800-201-16-00 телефоны (портал «Мой депутат» порталы) һәм электрон почта (op@tatarstan.er.ru) аша юлларга мөмкин.


Фикер өстәү