Казанда дүрт кеше сөрем газы белән агуланган

Бу хәл Краснококшайская урамындагы йортта килеп чыккан

Узган төндә Казанның Краснококшайская урамындагы 154нче йортта ике зур кеше һәм ике бала сөрем газыннан агуланган. Бу хакта Россия МЧС Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәтиҗәдә 1985 елгы ир-ат, 1984 елгы хатын-кыз һәм ике бала: 2009 елгы кыз, 2014 елгы малай зыян күргән. Аларның барысы да “сөрем газыннан уртача дәрәҗәдә агулану” диагнозы белән хастаханәгә озатылган.
Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Шушы ук төндә тагын бер фаҗига аздан гына булмыйча калган: 25 яшьлек кыз сигезенче кат тәрәзәсеннән егылган. Бәхетенә, машина капотына төшеп, исән калган.


Фикер өстәү