Күренмәс дошман: сөрем газы нәрсәсе белән куркыныч?

Ел башыннан Татарстанда 32 кеше сөрем газы белән агуланган. Иң аянычлысы – мондый очракларның күпчелеге беркатлылык һәм техник-куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмау аркасында килеп чыга. Игътибарсызлык хатасының ахыры һәрвакыт хәерле тәмамланмый. Әйтик, алдарак әйтеп киткән 32 очрак тугыз кешенең үлеменә китергән. Зыян күрүчеләр саны да шактый – 66. Алар арасында 27 бала да бар. Төссез-иссез дошманнан ничек сакланырга? Агуланган очракта, нишләргә? Шул хакта аңлатабыз.

Иминлеккә өстенлек

Көз-кыш айлары халык иминлеге һәм куркынычсызлыгы җәһәтеннән бик күп сорауларны өскә калкыта. Йортларга җылылык бирү башлануга, газ белән агулану куркынычы да шактый арта. Бу мәсьәләгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте.

– Кызганыч, кыш айлары торак йортлардагы янгыннар саны буенча  имин булмаган чорларның берсе булып тора. Тагын бер күңелсез статистика  халыкның сөрем газы белән агулануына бәйле, – диде ул «шимбә киңәшмәсе»ндә. – Узган ел республикада шуңа бәйле 49 очрак теркәлгән, 16 кеше үлгән. Шуларның берсе – бала. Агымдагы елның саннары да сагайта.

Күңелсез хәлләр ишәймәсен өчен, хәстәрен алдан күрергә кирәк, билгеле. Татарстан Президенты искәрткәнчә, торак йортларда профилактик рейдлар оештыру файдалы булыр иде. «Бигрәк тә күпбалалы гаиләләр, ялгыз өлкәннәр һәм социаль яктан имин булмаганнар яшәгән йортларга игътибар итәргә кирәк. Шулай ук үз белдеге белән электр чыбыгын кисү очракларына юл куймаска, вентиляция каналларының төзеклеген тәэмин итәргә, аз керемле кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк», – диде республика Президенты.

Куркыныч өн

2020 елның кышында булган вакыйга Валериянең йөрәген әле дә әрнетеп тора. Сөрем газы белән аның бәләкәй улы агулана.

– Без бу көнне туган көнгә барасы идек. Баланы юындырдым, киендердем дә, мультфильм карарга утыртып калдырдым. 10 минутлап вакыт үткәндер, аның янына чыксам, һушым китәрлек хәл күрәм: балам миңа атлап килмәкче була, әмма, капчык кебек, шапылдап идәнгә ава. Торып баса, янә егыла. Кулыма алгач, аңын җуюын, күзләренең йомылуын аңладым. Ирем тизрәк “ашыгыч ярдәм” чакыртты һәм…  үзе дә аңын югалтып егылды. Бу мизгелдә курыккан кадәр беркайчан да курыкканым булмагандыр! – дип искә ала Валерия. – Тагын бер мәртәбә «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шалтыратып, хәлне аңлаттым. Хәзер бит ирем өчен дә, улым өчен дә борчылам! Бернәрсә дә аңламыйча, күршеләргә шалтырата, нашатырь эзли башладым. Берәүдә дә юк! Үземдә дә паника, колакларыма кадәр тонды. Андый-мондый, мин дә аңымны югалтып егылсам дип, ишекләрне ачып куйдым. Ул арада «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре дә килеп җитте.

Ирен тиз арада аңга китерәләр. Ә менә баланы хастаханәгә алып китәргә туры килә. Валерия сөйләвенчә, ул бала белән хастаханәдә йөргән арада, өйгә сөрем газы чыгуын ачыклыйлар. Ире авария хезмәте белән бу хәлгә ачыклык кертә. «Газны сүндерәләр, газ торбаларын алалар. Берничә көн  кайнар сусыз һәм газсыз утырдык. Куркыныч өнем булды бу минем. Шуңа да хәзер бөтен кешеләргә дә газ җиһазларын тикшереп һәм тикшертеп торыгыз, дип киңәш бирәм», – ди ул.

Сакланганны саклар

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә аңлатуларынча, сөрем газының төп чыганаклары – төзек булмаган газ, агач мичләре һәм башка газ приборлары, бассейннардагы су җылыткычлары, машинаның газ чыгаручы двигательләре. Иссез-төссез дошман мичләрдәге ярыклардан тарала. Төтен чыга торган торбалар тыгылу да, мич торбаларында җилдән саклагычлар яисә вентиляция тиешле дәрәҗәдә булмау да куркыныч хәлләрнең сәбәпчесе булырга мөмкин.

Сөрем газы – бик мәкерле. Аның исе, төсе юк. Шуның белән кеше өчен куркыныч та. Агулануны ничек аңларга соң?

Агулану дәрәҗәсенә карап, аның билгеләре дә аерыла. Әйтик, җиңелчә агулану очрагында кеше канында сөрем газының күләме 0,07 проценттан артмый. Баш әйләнү, косасы килү кебек билгеләр күзәтелә. Ишек-тәрәзәләрне ачу, зыян күрүчеләрне урамга чыгару кебек гамәлләрне башкару мөһим. Әлбәттә, табиб чакырту!

Уртача дәрәҗәдә агулануда аңны югалту, галлюцинация, югары кан басымы, пульсның ешаюе күзәтелә. Бу очракта зыян күрүчегә, һавага алып чыгу гына түгел, коткаручы һәм табиблар ярдәме дә кирәк. Андый очракта кешене кислород баллонына тоташтыралар.

Агулану бик җитди булганда, кандагы газ күләме 1,2 проценттан артып китә. Сулыш алу кыенлаша, кан басымы түбәнәя, кеше агарып китә, тартыша башлый. Кешегә комага китү яисә үлем куркынычы яный. Бу очракта кешене кичекмәстән хастаханәгә салырга кирәк.

Белгечләр, фаҗигагә китерерлек очраклар булмасын өчен, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә. Иң элек, газ җиһазларының, төтен һәм вентиляция каналларының торышын даими контрольдә тотарга, җиһазларның тарту көчен тикшереп торырга. Газ җиһазларында башкарасы эшләрне төгәлләгәннән соң, краннарны ябарга. Йортларда һәм фатирларда төтен йөри торган юлларны япмау хәерле. Газ янган җирдә һава йөрергә тиеш. Ул-бу булуга, кичекмәстән «04» телефонына шалтыратырга, газчылар ярдәменнән файдаланырга киңәш ителә.

Киңәш

Михаил Макеев, иминлек буенча танылган инструктор:

– Кеше аңын югалткан, әмма исән булуын күрсәтә торган билгеләре (йөрәк тибеше, сулыш алу) бар икән, аны яны белән әйләндерергә, баш астына нидер куярга киңәш ителә. Ята торган рәвеше аның өчен куркынычсыз һәм уңайлы булсын. Теле тамак артына китеп, сулыш алуга киртә булмасын. Юкса, кеше асфиксиядән (буылу) үлеп китәргә мөмкин. Аннан «ашыгыч ярдәм» чакыртасы. Иң мөһиме – зыян күрүче яныннан китмәскә, аны белгечләр килгәнче күзәтергә.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 


Фикер өстәү