Казанда 27 кеше сөрем газы белән агуланган

2023 елда 13 агулану очрагы теркәлгән, шуның 10сы – балалар.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин җылыту сезоны башланганнан бирле сөрем газы белән агулану очрауларының артуы турында белдергән. Быел 5 октябрьдән шундый 13 очрак булган. Нәтиҗәдә Казанда яшәүче 27 кеше зыян күргән, шуның 10сы – балалар.
– Шөкер, барысы да исән-саулар. Әмма фаҗигале очраклар да булгалый. Алдагы елларда сөрем газыннан агуланып үлү очраклары да теркәлде, – дигән Искәндә рГыйниятуллин.
Аның әйтүенчә, сөрем газы төзсез һәм иссез булганлыктан, агулануны сизми дә каласың. Ягъни нәрсә булганын аңламыйсың. 15-20 минут дәвамында газлы бүлмәдә булу үлемгә китерә. Шуңа күрә җилләткеч системасын җентекләп тикшерергә, бүлмәне даими җилләтеп торырга кирәк.


Фикер өстәү