Татарстанда сөрем газыннан агуланучылар ике тапкыр арткан

Республикада ел башыннан бирле сөрем газыннан агуланучылар саны, узган елның шушы ук чорындагыга караганда 2 тапкыр артып, 25 кешегә җиткән.

Россия МЧС Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда,1-29 гыйнвар көннәрендә сөрем газуннан агуланың 12 очрагы теркәлгән. Барлыгы 25 кеше (шул исәптән 11 бала) зыян күргән, икесе һәлак булган. 20222 елның беренче аенда исә 7 шундый очрак булып, 12 кеше (шул исәптән дүрт бала) зыян күргән, ике кешенең гомере өзелгән.

Исегезгә төшерәбез: 29 гыйнварда берьюлы өч җирдә – Казан, Әлмәт һәм Азнакай районнарында сөрем газыннан агуланганнар. Ике кеше һәлак булган: Азнакай районының Актүбә бистәсендә утын белән ягыла торган мунчада 78 яшьлек ир-ат һәм 63 яшьлек хатын-кыз ис тиеп үлгән. Биш кеше зыян күргән (өчесе – балалар).


Фикер өстәү