Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә Марат Садыйков исемен бирүне тәкъдим иткәннәр

Шул ук вакытта, депутат фикеренчә, ниндидер даталарны көтмичә, бу эшне хәзер үк башкарырга кирәк.

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә кичә вафат булган сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков исемен бирүне тәкъдим иткәннәр. Дәүләт Думасының республикадан сайланган депутаты Татьяна Ларионова шундый тәкъдим белән чыккан. Үзенең тәкъдимен ул телеграм-каналында урнаштырган.
“Тагын бер тапкыр Марат Наил улының гаиләсе һәм якыннарының, бөтен республикабызның кайгысын уртаклашам…Исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Татарстан Республикасы “№7 шәһәр клиник хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә Марат Садыйков исемен бирүне тәкъдим итәм”, – дип язган депутат социаль челтәрдәге постында.

Шул ук вакытта, Ларионова фикеренчә, ниндидер даталарны көтеп тормыйча, бу эшне хәзер үк башкарырга кирәк. Ахырда ул Марат Наил улының истәлеген озак еллар буе кадерләп саклаячак барча кешенең үзен хуплавына ышаныч белдергән.

Тынгысыз йөрәк. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат


Фикер өстәү