Казан шәһәре 7 нче хастаханәсенә Марат Садыйков исемен биргәннәр

Казан шәһәре 7 нче хастаханәсенә Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков исеме бирелгән.

Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, сәламәтлек саклау министры, Татарстан Республикасының атказанган табибы Садыйков Марат Наил улының истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре 7 нче хастаханәсенә Марат Садыйков исемен бирү тәкъдимен кабул итәргә карар бирә”, – диелгән документта.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 көн эчендә хастаханәнең уставын үзгәртергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез: Марат Садыйков быел гыйнвар аенда, 53 яше тулганнан соң 3 көн узгач, кинәт вафат булды.


Фикер өстәү