Мәчеттә шартлау булган: 28 кеше үлгән, 150 кеше зыян күргән

Пакыстанның Пешавар шәһәрендәге мәчеттә шартлау булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 28 кеше үлгән, 150 дән артык кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Dawn телеканалы.

Мәчеттә дүшәмбе көнне 13.40 сәгатьтә (11.40 Мәскәү сәгате буенча) гыйбадәт вакытында шартлау булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, шартлауны террорчы-смертник оештырган. Шаһитләр сүзләренчә, мәчеттә 120гә якын кеше булган – нигездә, полиция, армия һәм сапер бүлекчәләре вәкилләре. Башкала полициясе офицеры Пешавар Мөхәммәд Ижаз Хан шартлау вакытында әлеге районда чама белән 300-400 кеше булуын сөйләде. Шартлаудан соң мәчетнең түбәсе җимерелеп төшкән.

«Хастаханәләрдә шәһәр буенча гадәттән тыш хәл режимы кертелде, зыян күрүчеләргә медицина хезмәтләре күрсәтелә», – диелә хәбәрдә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү