Мәчеттәге шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 59га җиткән

Кичә Пакыстанның төньяк-көнбатышындагы Пешавар шәһәрендә мәчеттә көчле шартлау булды. 59 кеше үлде, 157 кеше җәрәхәтләнде. Бу хакта Dawn басмасы хәбәр итте.

Трагедиянең гаеплесе – террорчы. Ул бомбаны гыйбадәт вакытында шартлаткан. Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, шартлау вакытында мәчеттә 120гә якын кеше булган, җыелган кешеләрнең күбесе полиция, армия һәм сапер бүлекчәләре вәкилләре. Мәчетнең бер өлеше һәм бинаның түбәсе җимерелгән.

Әфганстан белән чиктәш Пешаварда Россиядә тыелган төркем исамчыларының активлыгы югары булуы билгеле. Узган елның августында үтерелгән лидерларының берсе Омар Халид Хорасаниның абыйсы бу хәл аларның командиры үлеме өчен үч алу дип белдергән.

Пешавар хакимияте шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимын кертте. Коткару операциясе дәвам итә.


Фикер өстәү